Бүген Казанда «Чын йөрәктән – От чистого сердца» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм «Бизнес хатын-кызлары» Россия ассоциациясе игълан иткән конкурс социаль эшкуарлар һәм КБО эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итәргә, бу юнәлешнең үсешен стимуллаштырырга тиеш.

Конкурс йомгаклары буенча хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татарстан Республикасында социаль эшкуарлыкны һәм КБО үстерү амбассадоры» махсус номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
«Бүген без уңайлы үсеш өчен шартлар тудыру һәм социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә КБО потенциалын арттыру өчен барысын да эшлибез. Дәүләтнеке булмаган оешмалар даими консультация ярдәме һәм өзлексез методик озата бару белән тәэмин ителгән. Без Татарстан Республикасы халкы файдасына нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез дип ышанам», – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

Фото авторы: ТР ССП