ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2023 ел
җомга

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары» темасына республика семинар-практикумында катнашты. Ул Яшел Үзән районында 27 июльдә узды.

Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көнендә Әлмәттә истәлекле акцияләр узды. Бу көнне шәмнәр кабызырга, ак чәчәкләр утыртырга, шарлар җибәрергә, Донбассның вакытсыз киткән һәр баласын искә алырга мөмкин иде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында социаль хезмәтләр алучылар арасында «Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән видеороликлар конкурсы үткәрә. Конкурс яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Фәрештәләр аллеясы» дигән хәтер сәгате узды. Чара Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне кысаларында оештырылды.

27 июльдә Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларны искә алу көне кысаларында Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зарница» хәрби-патриотик уены уздырылды. Чара «РОССА» махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды.

Шушы көннәрдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Елена Зверева мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар белән «Чәчтарашханә» сюжетлы-рольле уенын үткәрде.

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар сабын ясау технологиясен үзләштерә башладылар. Хезмәт буенча инструктор Ләйлә Алексеева социаль хезмәт алучыларны кулдан сабын ясау процессы белән таныштырды.

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2021 елдан менталь инвалидлар өчен көндезге тору төркеме эшли.

Халыкара инклюзив иҗади уеннар – Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле иҗади фестивальләрдә җиңүчеләр булган инвалидлар һәм инклюзив иҗади коллективлар арасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә югары казанышлар өлкәсендә ярышлар.

Яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру буенча «Сәламәт булу – уңышлы булу!» программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече балигъ булмаганнар өчен спорт чарасы үткәрде. Дәрес Юрт авыл җирлеге базасында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International