Әлмәттә Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган чара узды

2023 елның 28 июле, җомга

Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көнендә Әлмәттә истәлекле акцияләр узды. Бу көнне шәмнәр кабызырга, ак чәчәкләр утыртырга, шарлар җибәрергә, Донбассның вакытсыз киткән һәр баласын искә алырга мөмкин иде.

«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән чара уздырылган. Акциядә катнашучылар шәмнәр кабыздылар, күккә ак шарлар җибәрделәр һәм һәлак булган балаларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чарада 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International