«Астра» тернәкләндерү үзәгендә хәрби-патриотик уен узды

2023 елның 28 июле, җомга

27 июльдә Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларны искә алу көне кысаларында Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зарница» хәрби-патриотик уены уздырылды. Чара «РОССА» махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды.

Уен гомуми төзелеш һәм бер минут тынлык белән башланды. Махсус биремнәрне үтәп, балалар җирлектә ориентлашырга, куелган бурычларны коллектив рәвештә үтәргә өйрәнделәр, башлангыч хәрби әзерлек һәм гамәли медицина күнекмәләре алдылар, спорт күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерделәр.

«Патриотик хисләр тәрбияләү – балаларны әхлакый тәрбияләүнең бер бурычы, ул якын кешеләргә, туган якка, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүне үз эченә ала», – дип билгеләп үтте педагог-оештыручы Марина Степанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International