Алабуга интернат-йортында хәтер акциясе узды

2023 елның 28 июле, җомга

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Фәрештәләр аллеясы» дигән хәтер сәгате узды. Чара Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне кысаларында оештырылды.

Интернат-йорт белгече Светлана Исмәгыйлова әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы, кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар истәлегенә төзелгән мемориаль комплекс турында сөйләде.

Шулай ук виртуаль хәтер шәмен кабыздылар һәм Донбасс фәрештәләрен бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International