«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2021 елдан менталь инвалидлар өчен көндезге тору төркеме эшли.
Сәнгать терапиясе мондый кешеләргә үзләрен, хисләрен һәм кичерешләрен белдерүдә яхшы ярдәм итә. Атна саен дәресләрне белгеч Ильвира Абашева алып бара. Ул мондый категория белән эшләүдә аерым кыенлыклар булмавын сөйли, чөнки универсаль сәнгать теле һәркем өчен дә үтемле.
Индивидуаль эш һәм кечкенә төркемнәрдә эшләү һәркем белән элемтә корырга мөмкинлек бирә. Дәресләрдә тәрбияләнүчеләр рәсем, кул эшләре ясыйлар, бер-берсе белән аралашырга, үзләрен кабул итәргә өйрәнәләр.