Шушы көннәрдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Елена Зверева мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар белән «Чәчтарашханә» сюжетлы-рольле уенын үткәрде. Чара чәчтараш һөнәренә кызыксынуны үстерүгә һәм хөрмәт формалаштыруга, чәчтарашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгытуга, уен сюжетын мөстәкыйль үстерү күнекмәләрен формалаштыруга, аралашу культурасын тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Уен башында балалар кирәкле материал һәм җиһазлар сайлап алдылар, рольләрне бүлделәр, ир-атлар һәм хатын-кызлар залына администратор һәм ике чәчтараш сайладылар. Уен барышында балалар алган белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен кулландылар, чәчтарашханәдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ныгыттылар.
Өлкән мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирү кысаларында «Натали» матурлык үзәгенә экскурсия белән бардылар. Анда алар бер-берсенә прическа ясарга һәм чәчләрен дөрес карарга өйрәнделәр. Шулай ук каш ясаучы һәм маникюр остасы кебек һөнәрләр турында да белделәр.