«Кайгырту» үзәгендә сабын ясау буенча мастер-класс узды

2023 елның 28 июле, җомга

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар сабын ясау технологиясен үзләштерә башладылар. Хезмәт буенча инструктор Ләйлә Алексеева социаль хезмәт алучыларны кулдан сабын ясау процессы белән таныштырды. Мастер-класс барышында инвалидлар сабын ясауның барлыкка килү тарихы, сабын составы белән таныштылар, эфир майларының үзлекләре турында сөйләштеләр, сабын ясауда нәрсә кулланылганын белделәр. Катнашучылар яңа технологияне зур игътибар һәм кызыксыну белән үзләштерделәр. Һәрбер тәрбияләнүче хуш исле, табигый сабын ясады.

Иҗади тернәкләндерү процессында социаль хезмәтләр алучылар үзләрен күрсәтергә, үз көчләренә ышаныч табарга, үзара ярдәм хисе үстерергә, коллективта эш тәҗрибәсе алырга мөмкин. Кулдан эшләнгән сувенирлар Шәһәр көнен бәйрәм итү вакытында күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International