Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән төрле ярмалар кулланып индивидуаль дәресләр үткәрәләр. Ярма терапиясе организмның эшчәнлеге бозылган процессларын нормальләштерүгә юнәлдерелгән һәм тактиль сизгерлекне үстерү өчен күп мөмкинлекләргә ия.
Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан 2022 һәм 2023 елларда Украина, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территорияләреннән китәргә мәҗбүр булган һәм Россия Федерациясенә килгән затларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү максатларында хезмәт мөнәсәбәтләрен һәм алар белән турыдан-туры бәйле башка мөнәсәбәтләрне хокукый көйләү үзенчәлекләре нигезләмәләрен куллану буенча мәгълүмат әзерләнде.
Татарстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге җәмәгать контроле төбәк үзәге, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, «ТКХ видеоярдәмчесе» проектын башлап җибәрде. Ул социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга республика гранты акчасына гамәлгә ашырыла.
Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова булды.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Питрәч районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә. Алар истәлекле даталарга багышланган.
26–27 июльдә Яшел Үзән муниципаль районында «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре» темасына семинар-киңәшмә узды.
27 июль – Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне. Истәлекле дата 2022 елда кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар истәлеген мәңгеләштерү максатыннан булдырылган.
Бүген Донбасстагы сугыш корбаннары булган гаепсез балаларны искә алалар. «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан оештырылган мәгълүмати акция бу истәлекле датага багышланган иде.
Бүген Кукмараның «Шәфкать» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган чаралар оештырылды.
Бүген, 27 июльдә, Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне кысаларында бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул Донбасста хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә һәлак булган балалар истәлегенә багышланган.