Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары» темасына республика семинар-практикумында катнашты. Ул Яшел Үзән районында 27 июльдә узды.
Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Регина Афанасьева «Үз-үзең булып калу: мөстәкыйль тормышка кайту мөмкинлеге буларак җәрәхәтләрдән һәм авырулардан соң өлкән яшьтәге кешеләрне комплекслы тергезүне оештыру» проектын тормышка ашыру кысаларында «Җәрәхәтләр яки авырулар кичергән өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләү буенча мультидисциплинар команда эше» семинар мәйданчыгында чыгыш ясады.
Регина Афанасьева теоретик өлештән башлады. Анда ул команда эшенә, документларны тутыру һәм алып бару үзенчәлекләренә тукталды. Аннан соң практик өлеш узды. Анда катнашучыларга төрле авырулы кешеләрнең биографияләре тасвирланган кейслар таратылган. Катнашучыларга төркемнәрдә аларны тернәкләндерү һәм социаль учреждениеләр шартларында нормаль тормышка кайтару юнәлешләрен, ысулларын билгеләү таләп ителде.