ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
14 августта «Көмеш волонтер» уртак программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды. Күчмә чара приютта тәрбияләнүчеләрне борынгы йон эрләү ысулына өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча программаны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Светлана Васильева гаилә шартлары буенча «Ялкын» социаль приютында була. Уку елы башланыр алдыннан 15 яшьлек кыз мәктәптә уку өчен кирәкле барлык әйберләр белән үзен тәэмин итәргә, шулай ук приюттан кайткач, әнисенә ярдәм итәргә һәм гаилә бюджетына үз өлешен кертергә теләгән.
11 августта Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният йортында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән республика хәйрия акциясе узды. Анда Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары арасыннан сигез бала катнашты.
Алабуга муниципаль районының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 2 яшьтән 9 яшькә кадәрге аутизм спектры бозылулары һәм башка үсеш бозылулары булган балаларны тәрбияләүче гаиләләр белән эшләү буенча укулар узды. «9 адым» программасы «Обнаженные сердца» хәйрия фонды тарафыннан яраклаштырылган.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың МАТР хәрәкәт активлыгына өйрәтү программасын тормышка ашыру кысаларында үзәк тәрбияләнүчеләре арасында волейбол буенча спорт ярышлары оештырылды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төсле җепләрдән обереглар ясау буенча мастер-класс узды.
15 август көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы»технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрделәр.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары өчен Төзүчеләр көненә багышланган «Хыялдагы йортны төзибез» дигән чара үткәрелде.