Әлмәттә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башланды

2023 елның 15 августы, сишәмбе

11 августта Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният йортында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән республика хәйрия акциясе узды. Анда Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары арасыннан сигез бала катнашты.

Һәрбер бала канцелярия кирәк-яраклары белән тутырылган сумка алды. Алар арасында төсле кәгазь, картон, каләмнәр, карандашлар, бетергечләр, очлаугычлар, дәфтәрләр, альбом, көндәлекләр –тырышып уку өчен кирәкле җыелма. Матур букчаларны булачак беренче сыйныф укучыларына шәһәр башлыгы Тимур Нагуманов тапшырды.

Шулай ук балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International