Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың МАТР хәрәкәт активлыгына өйрәтү программасын тормышка ашыру кысаларында үзәк тәрбияләнүчеләре арасында волейбол буенча спорт ярышлары оештырылды.
Чарада ике команда катнашты. Һәр команда җиңүгә омтылды, ә җанатарлар уенчыларга ярдәм итте. Барысы да бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.
Команда спорты аралашу күнекмәләрен үстерә. Волейбол игътибарлылыкны чыдамлыкны үстерә, хәрәкәтләр координациясен һәм киңлектә ориентацияне яхшырта.