«Чишмә» социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Ярдәм кулы» технологиясен гамәлгә ашыра

2023 елның 15 августы, сишәмбе

15 август көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы»технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрделәр.

Эшләнгән технологияне гамәлгә ашыру психик тайпылышлы гражданнарга тормышларын якты һәм әһәмиятле итәргә ярдәм итүче системалы ярдәм төзүгә юнәлдерелгән. Көнкүрешне мөстәкыйль алып бару, социаль-коммуникатив эшчәнлекне гамәлгә ашыру гражданнарда ышаныч уята. Дәресләрдә социаль хезмәтләр алучылар гади җыештыру, кер юу, үсемлекләрне карау күнекмәләрен ныгыталар. Нәкъ менә шуңа күрә учреждение белгечләре әлеге категориядәге гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзалары белән үзара хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International