Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары өчен Төзүчеләр көненә багышланган «Хыялдагы йортны төзибез» дигән чара үткәрелде.
Дәрес башында белгеч төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме турында сөйләде, традицион таш йортлар, күчмә йортлар, бүрәнәдән рус йорты турында презентация күрсәтте. Аннары социаль хезмәт алучылар торакның барлыкка килү тарихы турында белделәр, һәм һәр катнашучыга конструктив кубиклар җыелмасы бирелде. Күп кенә катнашучылар бу эшне башкарып чыктылар һәм үз төзелешләре турында сөйли алдылар.
Чарада 10 кеше катнашты.