«Демография» милли проекты кысаларында 800гә якын өлкән яшьтәге Теләче халкы медицина учреждениесендә булды

2023 елның 25 августы, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче район үзәк хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә китерү эшен дәвам итә. Чаралар актив озын гомерлелек чорын арттыру һәм өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру максатыннан бушлай башкарыла.

2023 елда медицина оешмаларына 1 100 кешене китерү планлаштырыла. Расланган план-график нигезендә бүгенге көндә 792 өлкән яшьтәге граждан китерелгән, шуларның 362 – диспансерлаштыру үтү өчен. Өлкән яшьтәге кешеләр диспансер күзәтүләрен, сәламәтлекнең төрле патологияләрен иртә стадияләрдә ачыклауга юнәлдерелгән өстәмә тикшеренүләр үтә алдылар.

Проект ярдәмендә ерак торак пунктларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International