Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Балаларны мәктәпкә җыябыз» дигән хәйрия акциясе оештырды. Акциядә 32 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты.
Чарада кечкенә балалар гына түгел, өлкәнрәк балалар да катнашты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен саф һавада уеннар үткәрделәр. Югары Ослан районы прокуроры Василий Егоров һәм район судьясы Вакил Мөхәммәтгалиев ата-аналарны һәм балаларны уку елы башлану белән котладылар, сәламәтлек һәм яхшы билгеләр теләделәр.
Югары Ослан районында «Балаларны мәктәпкә җыябыз» акциясе икенче ел уза. Мәктәп кирәк-яракларын сатып алу өчен акчалар Югары Ослан районы прокуратурасы, Югары Ослан районы суды, 1 нче суд участогы коллективлары, шулай ук Антонина Севастьянова һәм Айдар Шәрәфетдинов ярдәме белән җыелган. Аларга рәхмәт хатлары тапшырганда, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина акциядә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.