ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды. Сәфәр барышында министрны Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов һәм район социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова озата бардылар.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру һәм диспансер күзәтүе үткәрү өчен медицина оешмасына китерү эше дәвам итә.

20 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Иҗатка бөтен яшь кешеләре буйсына» дигән чара узды. Ул социаль хезмәтләр алучыларның иҗади потенциалын ачуга һәм саклауга юнәлдерелгән иде.

20 сентябрьдә Бөгелмә шәһәрендәге «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Балачактан ук коррупциясез» дигән тематик чара уздырылды.

20 сентябрьдә «Демография» милли проекты чаралары кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәгълүмати очрашу үткәрде.

Ялларда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Без табигать белән дус, безгә чүп кирәкми» дигән экологик патрульдә катнаштылар.

19 сентябрьдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог балалар коллективын берләштерү өчен тренинг үткәрде.

Медицинада һәм психологиядә яңа юнәлешләрнең берсе – музыка терапиясе. Ул Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да популяр.

Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютындагы балалар тәрбияче һәм педагог-психолог белән бергә янгын сүндерү бүлегенә бардылар. Анда алар янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар.

Шушы көннәрдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева 2 нче санлы социаль участокта «Кеше һәм һөнәр» дигән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Чара балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча «Һөнәр сайлау матрицасы» эш программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International