Шушы көннәрдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева 2 нче санлы социаль участокта «Кеше һәм һөнәр» дигән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Чара балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча «Һөнәр сайлау матрицасы» эш программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Дәреснең максатлары укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру һәм һөнәрләрнең күптөрле дөньясы белән кызыксынуны үстерү иде.
Чарада социаль хезмәтләр алучылар һәм 2 нче урта мәктәп укучылары катнашты. Балалар белән «Һөнәрләр әлифбасы», «Серле сүз», «Суд бара» уеннары уздырылды. Ахырда һөнәри омтылышларны билгеләү өчен тест үткәрелде.