21 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара видеоконференция форматында узды.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Музыкаль калейдоскоп» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды. Грант акчасына үсешләрендә күп кенә тайпылышлары булган балалар өчен адаптив музыкаль җыелма сатып алынган.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина оешмаларына китерү эше дәвам итә. Чаралар район үзәк хастаханәсе администрациясе белән килешенгән график буенча бушлай башкарыла.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» өлкәннәр отряды активистлары теккән чираттагы «үзеңнеке–читнеке» тасмалары махсус хәрби операция сугышчылары өчен тапшырылды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында хокукый ярдәм көне үткәрәчәк. Ул 27 сентябрьдә 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Академик Королев урамы, 47нче йорт адресы буенча узачак.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды.
Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау чаралары кысаларында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Ихлас» мәчете хәзрәте белән очрашу оештырылды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Махиянова политехник колледж хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашу үткәрде. Ул бүлек эшчәнлеге, озак вакыт карау системасы кысаларында күрсәтелә торган гарантияле социаль хезмәтләр пакетлары турында сөйләде.
Буа муниципаль районында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау уздырылды. Йортларга йөрүнең максаты – яшьләре һәм (яки) сәламәтлекләре аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, шулай ук өлкәннәр белән янгын-профилактика эшен гамәлгә ашыру һәм ашыгыч хезмәт телефоннары турында мәгълүмат бирү.
Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау колледжының «Форпост» студентлар иминлеге хезмәте һәм 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Форпост» хокук саклау хәрәкәте активистлары тыл хезмәтчәне Екатерина Васильевнага йорт яны территориясен җыештыруда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр.