20 сентябрьдә «Демография» милли проекты чаралары кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәгълүмати очрашу үткәрде. Социаль хезмәт алучыларга күпбалалы гаиләләр өчен каралган түләүләр һәм ташламалар турында сөйләделәр. Белгеч гражданнарның шәхси сораштыруларына җавап бирде һәм катнашучыларга мәгълүмати буклетлар тапшырды.