Тәтеш интернат-йортында яшәүче өлкәннәр министрга хәл торышлары турында сөйләделәр

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды. Сәфәр барышында министрны Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов һәм район социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова озата бардылар.

Эльмира Әмир кызы учреждение коллективы эше белән танышты, 49 социаль хезмәт алучының яшәү шартларын бәяләде. Кунаклар, яшәүчеләр белән сөйләшкәндә, аларның социаль хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булу-булмаулары белән кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International