Медицинада һәм психологиядә яңа юнәлешләрнең берсе – музыка терапиясе. Ул Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да популяр.
Олы яшьтәгеләр яраткан музыкасын тыңлар өчен дәресләргә бик теләп йөриләр. Интернат-йорт белгечләре билгеләп үткәнчә, көйләр тыңлау эчке органнарның эшенә уңай йогынты ясый һәм кешенең кәефен яхшырта. Шулай ук мондый дәресләрдә социаль хезмәтләр алучыларның талантлары ачыла.
«Мин үземне музыкасыз күз алдына да китерә алмыйм. Әтием бик яхшы гитарада уйный иде, һәм мин балачактан ук музыканы яраттым. Вакыт узу белән мин үзем дә гитарада уйнарга өйрәндем, һәм хәзер музыка мине тормышымда озата бара», – дип истәлекләре белән уртаклашты интернат-йортта яшәүче Валентина Васильевна.