19 сентябрьдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог балалар коллективын берләштерү өчен тренинг үткәрде. Чараның максатлары: яшүсмерләрнең эчке потенциалын ачу өчен уңай шартлар тудыру һәм аларның шәхси үзгәрешләрен стимуллаштыру, тренингта катнашучыларның уртак фикергә килү, килешүләр төзү сәләтен үстерү.
Тренинг барышында катнашучылар эмоциональ-психологик якынайту, киеренкелекне һәм дулкынлануны бетерү, игътибарны үстерү һәм уртак гамәлләрне координацияләү өчен төрле күнегүләр башкардылар.
Оештыручы сүзләренчә, яшүсмер балалар өчен тренинг дәресләре эмоциональ халәтләрне көйләүгә ярдәм итә, психологик культураны күтәрә, балаларны үзләрен шәхес буларак формалаштырырга өйрәтә.