Милли проект кысаларында 700 гә якын Тәтеш районы пенсионерлары табибта буллып кайтты

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру һәм диспансер күзәтүе үткәрү өчен медицина оешмасына китерү эше дәвам итә.

Көн саен өй бүлеге белгечләре фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре белән бергә исемлекләрне тикшерү буенча эш алып баралар. «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты йөртүчесе пенсионерларны Тәтеш үзәк район хастаханәсенә илтә.

Поликлиникага керү урынында проектта катнашучыларны шәфкать туташы каршы ала. Ул һәр пенсионерны диспансер күзәтүе алып барган табиб кабинетына, скрининг тикшерүенә яки диспансерлаштыруга озата бара.

21 сентябрьгә проектта 684 пенсионер катнашкан. Ведомствоара эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International