Татарстанлыларга 45 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 45 155 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:

- 17,5 % җитештерүдә (7,9 мең эш урыны);

- 9,2 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәсендә (4,1 мең эш урыны);

- 6,7 % транспорт өлкәсендә (3,0 мең эш урыны);

- 5,1 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә (2,3 мең эш урыны);

- 4,6 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (2,1 мең эш урыны);

- 3,6 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (1,7 мең эш урыны);

- 2,2 % азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (1,0 мең эш урыны);

- 0,2 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);

- 50,9 % – башка өлкәләр (23,0 мең эш урыны).

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,12 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 5 427 татарстанлы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International