17–18 октябрьдә Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсының финалы уза.
Быел конкурста 33 дәүләт хакимияте органыннан 74 кеше катнашкан. Җиңүчеләрне алты номинациядә ике конкурс төркемендә билгелиләр – «җитәкчеләр» һәм «белгечләр».
Республика конкурсында 36 кеше финалга чыкты. Бу конкурсның беренче этабында шәхси казанышлар, компетенцияләр, интеллект, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен белү, чит телләрне белү дәрәҗәсе буенча иң күп балл җыйган катнашучылар.
Финалда һәр финалист үз проектын тәкъдим итә һәм комиссия вәкилләренең сорауларына җавап бирергә тиеш.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан конкурс финалына бухгалтерлык исәбе һәм хисабы бүлеге башлыгы урынбасары Ләйсән Гомәрова һәм тормыш эшчәнлеге чикләнгән затларны социаль интеграцияләү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Аделя Галләмова чыкты. Алар үз проектларын уңышлы якладылар һәм комиссиянең барлык сорауларына да җавап бирделәр.
Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү ноябрьдә планлаштырыла. Чара Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә багышлана.