Татарстан икътисадының 2024–2030 елларга кадрлар әзерләү ихтыяҗыннан чыгып, киләсе елларда республика хезмәт базарында машина йөртүчеләр, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, лаборантлар, шәфкать туташлары, кондитерлар, аш-су осталары, тәрбиячеләр кирәк булачак.
Киләсе елда кадрларга гомуми ихтыяҗ 36,2 мең кеше тәшкил итә. Машина йөртүчеләрне, слесарьларны, буяучыларны һәм башка белгечләрне тиз арада әзерләү ихтыяҗы фаразлана. Урта һөнәри белемле квалификацияле эшчеләр турында сөйләсәк, биредә токарьлар, аппаратчылар, машинист-кранчылар, түбә ябучылар, көйләүчеләр һ. б. белгечләргә ихтыяҗ көтелә. Татарстанның эш бирүчеләренә урта һөнәри белемле белгечләр – шәфкать туташлары, лаборантлар, тәрбиячеләр һ. б. кирәк.
Югары белемле белгечләр арасында мәгълүмати системалар һәм технологияләр, икътисад, дәвалау эше, ветеринария, химия технологияләре, машина төзелеше, төзелеш, программа инженериясе, технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру һ. б. юнәлешләр буенча хезмәткәрләр кирәк булачак.