Алабуганың «Ышаныч» үзәгендә инвалидлар волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Алабуга районында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә кызыклы идеяләр тормышка ашырыла, аларның һәрберсе кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртә ала. Мәсәлән, көндезге тору бүлегендә психик тайпылышлары булган инвалидлар өчен волонтерлык хәрәкәте барлыкка килде.

Хәзер командада сигез кеше. Алар, башка волонтерлар кебек үк, иреклеләр эшчәнлегенә үз өлешләрен кертәләр. Социаль хезмәтләр алучылар «Благомир» фондына биналарны җыештыруда ярдәм күрсәттеләр, өлкәннәр декадасы кысаларында ялгыз өлкәннәргә йорт яны территориясен җыештыруда ярдәм иттеләр, Александровский паркын чүп-чардан чистарту буенча экологик акция үткәрделәр. Шулай ук волонтерлар махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен маскировка халатлары ясауда актив катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International