2 октябрьдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучы тыл хезмәтчәне Әминә Зыятдинова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Йөкле хатын-кызлар көне алдыннан Әлмәт хатын-кызлар консультациясе базасында чара узды.
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 5 999 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалидлар озак вакытлы карау системасы хезмәтләре белән тәэмин ителгән.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен – «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсендә социаль хезмәт алучыларны шәхсән үзе килеп котлады.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә бәйрәм чаралары уза.
Иң җылы рәхмәт сүзләрен Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр Өлкәннәр көненә әзерләнүдә ярдәм иткән хәйриячеләргә җиткерәләр.
«Юлдаш» төркемендәге яшьләрнең иң яраткан шөгыльләренең берсе – төрле ризыклар әзерләү. Узган дәрестә алар салатлар ясарга өйрәнде.
Халыкара өлкәннәр көне белән социаль хезмәтләр алучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать Ногмановны котладылар. Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова һәм Ветераннарның иҗтимагый оешмасы советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина ветеранга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Өлкәннәр ункөнлегендә Югары Ослан районы үзенең өлкәннәрен аеруча зурлап хөрмәтли. Район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Алинә Матвеева йөзьеллык чиген узган кешеләрнең янына бардылар.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында традицион татар ризыгы әзерләү буенча мавыктыргыч мастер-класс узды. Бу чара кулинария дәресе генә түгел, өлкәннәр өчен үз тамырларын искә төшерү, истәлекләре белән уртаклашу һәм актив вакыт үткәрү өчен искиткеч мөмкинлек булды.