Яңа ел алдыннан «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар өчен бүлекчә белгечләре тырышлыгы белән оештырылган махсус бәйрәм программасы оештырылды.
Бәйрәмнең нигезен төрле күңел ачулар, актив уеннар һәм Кар кызы катнашындагы конкурслар тәшкил итте. Балаларның иҗади чыгышларын һәм матур номерларын тамашачылар ихлас алкышлар белән каршы алды.
Чара тахырында чәй эчү булды. Бу социаль хезмәтләр алучыларга бер-берсенең җылысын һәм ярдәмен тою, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм бәйрәм рухын тою өчен менә дигән мөмкинлек булды. Очрашу дискотека белән тәмамланды.