Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә бәйрәм алдыннан «Яңа ел кәефе» акциясе үткәрелде. Ул өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт алучылары өчен бәйрәм рухы тудыруга юнәлдерелгән иде.
Акция барышында социаль хезмәткәрләр, үз карамагындагыларның теләкләрен исәпкә алып, һәр йортны бизәделәр. Үзәк хезмәткәрләре тырышлыгы белән өлкәннәр йортларында Яңа ел әкияте урнашты. Бәйрәм кәефе, елмаюлар һәм рәхмәт сүзләре акцияне оештыручылар һәм катнашучылар өчен иң яхшы бүләк булды.