«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр кулинария мастер-классында катнаштылар

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эш буенча белгече Анна Вәлиева үз карамагындагылар өчен чираттагы кулинария мастер-классы үткәрде. Бу юлы оливье салатын әзерләргә булдылар.

Анна Вәлиева биредә яшәүчеләргә ингредиентларны әзерләү һәм турау нечкәлекләре турында гына түгел, ә салатның тарихы турында да сөйләде. Әзерләнгән азык-төлек һәм кухня приборлары белән коралланып, интернат-йортта яшәүчеләр эшкә керештеләр.

Мастер-класс дегустация белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International