«Алексеевскдорстрой» ААҖ Спас участогы җитәкчесе Алексей Тюленев үз исеменнән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Марат Саттаров исеменнән Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм һәр тәрбияләнүчегә азык-төлек пакетлары тапшырды.
Никольский авыл мәдәният йортының үзешчән артистлары, «көмеш» яшьтәге волонтерлар, учреждение активистлары һәм хезмәткәрләре җырлар, биюләр, мәзәкләр һәм конкурслар белән кызыклы күңел ачу программасы үткәрделәр.