Татарстанның 7 оешмасы 2025 елда Яшьләрне эшкә урнаштыруның иң яхшы тәҗрибәләре бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.
Җиңүчеләр арасында:
- «Россия Студентлар отрядлары» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге;
- Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы;
- «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона» АҖ;
- «Татэнерго» АҖ филиалы – «Зәй дәүләт район электростанциясе»;
- Апас районының Чүри-Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбе;
- Халыкара сервис көллияте;
- «Б. И. Тихомиров исемендәге «Казан Гипронииавиапром» АҖ.
Конкурста катнашу өчен Россия Федерациясенең 77 субъектыннан барлыгы 1 055 гариза бирелгән. 129 оешма җиңүче булды.