Битараф булмаган шәһәр халкы һәм хәйриячеләр ярдәме белән Әлмәт районы «Опека» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе Яңа ел бүләкләре алды. Бу инициатива тирә-юньдәгеләрнең ихтыяҗларына битараф калмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы һәм юмартлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
«Опека» үзәге акциядә катнашкан һәркемгә, аерым алганда, Лина Мортазинага, Салават Фәтхетдиновка, Анастасия Кузнецовага, Альбина Вәлиевага, шулай ук «Саюри» кафесына зур рәхмәт белдерде. Аларның ярдәме авыр тормыш хәлендә калган балаларда һәм гаиләләрдә бәйрәм кәефе һәм шатлык тудыруга зур өлеш кертте.