ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2023 ел
җомга

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар «Могҗизалар кыры» дигән мавыктыргыч уен уйнадылар. Чара өлкән яшьтәге кешеләрнең иҗади потенциалын һәм фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар бәйрәмнәргә актив әзерләнәләр. Алар матур эшләнмәләр ясыйлар, бүлмәләрен бизиләр.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге тору төркемендә катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.

Менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләү буенча «Параллель» программасы кысаларында 14 декабрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече «Яңа ел чыршысы» дигән мастер-класс үткәрде. Дәрес балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Ел дәвамында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Ярдәм кулы» технологиясен гамәлгә ашырдылар. Менталь тайпылышлары булган гражданнар белән рәсем ясау, әвәләү күнкмәләрен өйрәнделәр һәм ныгыттылар, аларны кайчы һәм энә белән эшләргә өйрәттеләр.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен тоз бүлмәсендә тернәкләндерү-сәламәтләндерү чаралары комплексы үткәрелә. Аларны социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева үткәрә.


14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре кабат махсус хәрби операция уздыру зонасында РФ Кораллы Көчләре ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре үрү пунктына килделәр.

13 декабрьдә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Алабугалылар пластик шешәләрдән берничә кош җимлеге ясадылар, аларны Александровский паркында элеп чыктылар. Бу безнең якларда кышлаучы кошларга елның салкын вакытын кичерергә ярдәм итә.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында биргән вакансияләр саны 54 205 берәмлекне тәшкил итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International