Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар «Могҗизалар кыры» дигән мавыктыргыч уен уйнадылар. Чара өлкән яшьтәге кешеләрнең иҗади потенциалын һәм фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән.
Интернат-йорт тәрбияләнүчеләре зур дәрт белән уйнады, һәркайсы хәрефне һәм сүзне дөрес атарга һәм җиңәргә тырышты. Уен катнашучылары уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.
Интернат-йортта эрудиция, фикерләү, игътибар, хәтерне үстерү буенча дәресләр өлкәннәр белән эшләүдә иң файдалыларның берсе дип билгеләп үтәләр. Шуңа күрә бу ял итү төрен учреждениедә еш кулланалар.