Менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләү буенча «Параллель» программасы кысаларында 14 декабрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече «Яңа ел чыршысы» дигән мастер-класс үткәрде. Дәрес балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Чара башында балаларга Яңа елны бәйрәм итү традицияләре һәм Яңа ел чыршысының барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Аннары балаларга «Яңа ел серпантины» викторинасы сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде. Конструкцияләү күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, мастер-классның төп өлешендә балалар кәгазьдән чыршы ясадылар.
Балалар вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар.
Чара Минзәләнең ятим балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбендә узды. Дәрестә 12 кеше катнашты.