Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар бәйрәмнәргә актив әзерләнәләр. Алар матур эшләнмәләр ясыйлар, бүлмәләрен бизиләр.
Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел эшләнмәләре ясау белән шөгыльләнделәр. Өлкәннәр учреждение территориясендә йөргәндә чыршы ботаклары һәм күркәләре җыйдылар. Аннары тәрбияче Ксения Хваткова җитәкчелегендә алардан композицияләр ясадылар. Кәрзиннәрдәге Яңа ел бәйләмнәре бик матур һәм оригиналь килеп чыкты. Алар белән социаль хезмәт алучылар үз бүлмәләрен бизәделәр.
Ксения Хваткова сүзләренчә, табигый материал белән иҗади эш бик файдалы, бигрәк тә аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен. Мондый чаралар кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итә, когнитив тайпылышларны профилактикалау ысулы булып тора.
Яңа ел алдыннан интернат-йортта башка кызыклы мастер-класслар да планлаштырылган, алар һичшиксез кәефне күтәрәчәк, талантларны күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.