ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында еш кына аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән тернәкләндерү дәресләре өчен күпфункцияле «ДОН» комплексы кулланыла.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чара узды.

Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Фирүзә Яриева сенсор интеграциясе элементлары белән төркемле психокоррекция дәресе үткәрде.

«Көмеш» волонтер, шәһәр Ветераннар советы әгъзасы Фрида Шакирова Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен Алабуга тарихы буенча чираттагы дәрес үткәрде.

Халыкка түләүсез һәм уңайлы юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге белән берлектә, 20 декабрьдә хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.

15 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара видеоконференция форматында узды.


15
декабрь, 2023 ел
җомга

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы көне 2 декабрьдә узды. Чаралар күргәзмәнең биш мәйданчыгында узды. Республика Татарстанда гамәлгә ашырыла торган актив озын гомерлелекнең иң яхшы практикаларын күрсәтү буенча киң программа әзерләгән иде.

Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар кулларыннан килгәнчә махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итәргә булдылар.

Бүген Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме өчен ачык һавада спорт чарасы үткәрделәр.

Федераль һәм төбәк законнарына үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә, Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлеге оештырылды. Бүлек эшенең максаты – наркомания белән авыручыларның наркотиклар куллану нәтиҗәсендә югалтылган социаль элемтәләрне һәм функцияләрне тулысынча яки өлешчә торгызуга юнәлдерелгән социаль хезмәт күрсәтү хокукын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International