«Чишмә» үзәгендә «Ярдәм кулы» технологиясе буенча йомгаклау дәресе узды

2023 елның 15 декабре, җомга

Ел дәвамында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Ярдәм кулы» технологиясен гамәлгә ашырдылар. Менталь тайпылышлары булган гражданнар белән рәсем ясау, әвәләү күнкмәләрен өйрәнделәр һәм ныгыттылар, аларны кайчы һәм энә белән эшләргә өйрәттеләр.

Яңа ел алдыннан үз торакларын тәртипкә китерү, яраткан салатларны әзерләү мәсьәләләре актуаль булып чыкты. Йомгаклау дәресендә социаль педагог Фәния Гайнетдинова социаль хезмәтләр алучылар арасыннан менталь тайпылышлары булган гражданнар өчен яңа ел уенчыгы ясау буенча мастер-класс оештырды. Чарада катнашучыларның һәрберсе бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алды, яхшы кәеф белән тулыланды.

Уенчыклар белән гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге оештыра торган балалар өчен булачак бәйрәмне бизәргә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International