Спас интернат-йортында юбилярны хөрмәтләделәр

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Социаль хезмәтләр алучы, тыл хезмәтчәне Николай Ереминга 95 яшь тулды. Аны Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Светлана Гыйбадуллина, Ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Татьяна Бурумова, интернат-йорт директоры Лилия Кузовкина котладылар.

Юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан, район башлыгы Фәргать Мөхәммәтовтан котлау открыткалары, шулай ук бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International