Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында эксперимент буларак социаль хезмәтләр алучылар белән эшкә кулинар мастер-класслар кертелде. Алар гражданнарның коммуникатив потенциалын арттыруга юнәлдерелгән. Социаль хезмәткәр һәм социаль хезмәт алучының һәр уртак эше кешенең булган ресурсларын максималь рәвештә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Юлия Анатольевнаның потенциалы зур. Көн саен үз тормышындагы зур кыенлыкларны җиңсә дә, ул төшенкелеккә бирелми. Теге яки бу гамәлне башкарырга теләү аңа көндәлек тормышта һичшиксез ярдәм итә. Юлия Анатольевна пешерергә бик ярата, күп кенә кулинар серләрне белә. Ул үзенең серләрен социаль хезмәткәр белән дә уртаклаша.
Мондый уртак эш туклану культурасы турында белемнәрне киңәйтергә ярдәм итә, ризыклар әзерләү технологияләрен күрсәтергә, гражданнарны уртак хуҗалык-көнкүреш эшчәнлегенә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.