Бүген ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында 2024 елда «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чара видео-конференц-элемтә форматында узды.
Телекүпер режимында утырышка «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсының федераль этапларын үткәрү өчен үз мәйданчыкларын тәкъдим итүче төбәкләр кушылды: Санкт-Петербург, Пенза өлкәсе, Татарстан Республикасы, Самара өлкәсе, Чуваш Республикасы.
Чарада республикадан шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.
«Химик анализның иң яхшы лаборанты» номинациясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсының федераль этабын уздыру өчен Татарстан «Алабуга Политех» мәйданчыгын тәкъдим итте. Оештыру комитеты әгъзалары республиканың гаризасын хуплады.