Чистайда инвалидлар өчен концерт оештырдылар

2023 елның 22 декабре, җомга

Шушы көннәрдә Чистайдагы яшьләр үзәгендә иң авыр диагнозларга карамастан мөмкинлекләре чиксез булган кешеләр катнашында концерт узды. Концертны Яшьләр үзәге ярдәме белән шәһәр инвалидлар җәмгыяте оештырды.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар да әлеге чарада катнаша, шулай ук үз сәләтләрен күрсәтә алдылар.

Сәламләү сүзе белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задорнова чыгыш ясады. Ул барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, рух көчен, иҗади уңышлар һәм планнарны тормышка ашыруны теләде.

Шулай ук чара кысаларында эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды, анда үз эшләрен интернат-йортның кул эшләре осталары Марина Липатова, Диана Меннянова һәм Татьяна Захарова тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International