Әгәр эшмәкәр эшчәнлеген туктату турында карар кабул итсә, моны Р26001 формасы буенча тиешле гариза белән рәсмиләштерергә һәм карарны теркәү органына – Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 18 нче районара инспекциясенә җибәрергә кирәк.
«Бизнесны дәүләт онлайн-теркәве» сервисы документларны көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән, шулай ук «Дәүләт ачкычы» мобиль кушымтасы ярдәмендә электрон форматта тиз һәм уңайлы итеп җибәрергә мөмкинлек бирә.
Документларны теркәү органына «Дәүләт ачкычы»н кулланып җибәрү турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга мөмкин: https://www.nalog.gov.ru/rn77/goskey/.