Татарстанның биш оешмасы яшьләрне эшкә урнаштыру буенча иң яхшы практикалар конкурсында җиңүчеләр арасында

2023 елның 22 декабре, җомга

Быел Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Яшьләрне эшкә урнаштыру буенча иң яхшы практикаларның бөтенроссия конкурсы үткәрелде.

Конкурска Россиянең 72 төбәгеннән 745 гариза бирелгән. 8 номинациядә 35 төбәктән төрле масштабтагы 84 оешма лауреат булды.

Җиңүчеләр арасында Татарстан оешмалары да бар:

- Кукмара районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге;

- Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге;

- «Алабуга» махсус икътисади зонасы;

- Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге;

- «Сетевая компания» АҖ.

2023 елның иң яхшы тәҗрибәләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/d/ZLQW2z2DTrXnxw.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International