«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр туку сәнгатен өйрәнүләрен дәвам итәләр

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты мәйданчыгында «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды акчасына «Туку остаханәсе» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында туку буенча укыту дәресенә өлкән буын остасы Фагимия Мифтахова чакырылды. Ул үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты, чөнки тукырга аны әнисе һәм әбисе өйрәткән.

Мастер-класста катнашучылар туку өлкәсендә өстәмә практик белем һәм күнекмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International