Гаилә елында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә гаилә кыйммәтләрен аеруча пропагандалыйлар

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә – ул ныгытма» дигән рәсем конкурсы уздырдылар. Конкурсны ил Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елына багышладылар.

Үзәк тәрбияләнүчеләре үз гаиләләрен сурәтләделәр, ә аннан соң һәр бала сокланып гаилә әгъзалары турында сөйләде. Дәрестә балалар шәҗәрә агачының нәрсә икәнен дә белделәр. Кайберәүләр хәтта үз гаиләләренең агачын ясарга тырыштылар.

Иҗади өлештән соң социаль хезмәтләр алучылар, үзләре рольләрне бүлеп, «Гаилә», «Гаилә белән кичке ял» уеннарын уйныйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International